Иршат Бариев: "Профсоюз – кешеләрнең тормышына битараф булмаганнар төркеме"
Иршат Әзгар улы ТЭЦка 1990 елда слесарь булып эшкә урнаша. Актаныш районының Пучы авылында туып-үскән эш сөючән егет ярты елдан – мастер, бер елдан өлкән мастер дәрәҗәсенә күтәрелә. Бераз вакыт узгач химия цехының әйдәп баручы инженеры, аннары цех җитәкчесе урынбасары итеп куялар. Ул берүк вакытта әлеге цехның профсоюз комитетын да җитәкли. 2009 елда ярдәмчел, җитәкчеләр белән бергә хезмәткәрләрнең мәнфәгатьләрен кайгырткан Иршат Бариевны ТЭЦның профсоюз комитеты җитәкчесе итеп куялар. Шушы көннәрдә аңа 60 яшь тулды.
Иршат Әзгарович белән әңгәмәбез ТЭЦтагы хезмәт юлын искә алу белән башланып китте.